news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

488 күп балалы гаиләгә Казан янында җир кишәрлеге биреләчәк

Йортлар төзеләчәк җирнең гомуми мәйданы 35,6 гектарны тәшкил итә.

(Казан, 18 сентябрь, "Татар-информ", Диана Авакян). 488 күп балалы гаилә Казан янында гомуми мәйданы 35,6 гектар булган җир кишәрлеге сайлады. Бу хакта Казан Башкарма комитетының Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре комитеты рәисе Ренат Галәветдинов "эшлекле дүшәмбе" киңәшмәсендә җиткерде.

Аның сүзләренә караганда, җирләрне бүлү 2017 елның 22 маенда башланды.Монда сүз Лаеш районының Сокуры бистәсеннән төньяктарак урнашкан 177 гектар мәйданлы җирләр турында бара. Шулай ук Биектау районы Каймар бистәсеннән көньяктарак - 53 гектар, Константиновка һәм Зур Дәрвишләр бистәсе, Дачный һәм Красносельский авыл җирлекләре яныннан 639,2 гектарлы 4 кишәрлек бүлеп биреләчәк.

Галәветдинов билгеләп үткәнчә, бу елның ноябрь ахырында Зур Дәрвишләр торак массивында 447,5 гектар мәйданлы җирне бүлү башланачак, шулай ук бу эшләр Биектау районы Дачный авыл җирлегендә дә башкарылыр, дип көтелә.

Ул шулай ук хәбәр иткәнчә, җир кишәрлекләрен бүлү һәм бирү буенча бөтен кирәкле мәгълүматны Комитет порталында табарга була. "Сайтта җирләрнең картасы, гариза бирүчеләрнең гомуми реестры, еш бирелә торган сораулар, гражданнар комиссиясенә чакырылучыларның исемлеге һ. б. бар", — дип белдерде Галәветдинов.

Моннан тыш, җирләрне бүлеп бирүнең нәтиҗәлелеген күтәрү максатларында Комитет гражданнарны кабул итү көннәрен 2 көннән 5 көнгә кадәр арттырды.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100