news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

48 нче чаңгы марафоны җиңүчеләре билгеле булды

Анда Россиянең 22 төбәгеннән 146 спортчы катнашты

  (Казан, 16 март, “Татар-информ”). Узган ялларда Казанның Чабакса бистәсендә 48 нче традицион Казан чаңгы марафоны уздырылды. “Казан корыч профильләре” базасында үткәрелгән марафонда Россиянең 22 төбәгеннән 146 спортчы катнашты, дип хәбәр итә башкала мэриясенең матбугат хезмәте.

Бу елда чаңгычыларга 50 км (ир-атлар өчен) һәм 30 км (хатын-кызлар һәм 60 яшьтән өлкәнрәк ир-атлар өчен) араны ирекле стиль белән үтәргә туры килде. Трассаның озынлыгын һәм авырлыгын исәпкә алып, катнашучылар өчен “пит-стоп” зонасы оештырылган идее: биредә алар чаңгыларын алмаштыра һәм көч җыя алдылар.

Марафон ярышы нәтиҗәсендә, ир-атлар арасында абсолют категориядә иң яхшылары булып түбәндәгеләр танылды:

1 урын – Руслан Миңнегулов (Саба)
2 урын - Анатолий Романов (Яшел Үзән)
3 урын – Евгений Шеболкин (Түбән Кама)
4 урын - Роман Махалов (Яшел Үзән)
5 урын – Гадел Гарифуллин (Казан)
6 урын – Антон Лаврентьев (Түбән Кама)

Хатын-кызлар арасында алдынгылар исемлеге:
1 урын - Елена Горохова (Казан)
2 урын – Екатерина Сергеева (Марий Эл)
3 урын – Ләйсән Сираҗетдинова (Казан)
4 урын – Елена Филипова (Марий Эл)
5 урын – Мария Макарова (Марий Эл)
6 урын – Анна Романова (Марий Эл)

Команда беренчелегендә спорт клублары арасында пьедесталдагы урыннар түбәндәгечә билгеләнде:
1 урын – Казан (Идел буе) федераль университеты
2 урын – Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты
3 урын – Яшел Үзән шәһәренең 4нче номерлы спорт мәктәбе

Шәһәрләр һәм районнар арасында:
1 урын – Казан шәһәренең Вахитов районы
2 урын – Яшел Үзән шәһәре
3 урын – Алабуга шәһәре

Муниципаль районнар арасында:
1 урын – Саба районы
2 урын – Кукмара районы
3 урын – Спас районы

Абсолют категория җиңүчеләре барысы да медальләр, диплом һәм акчалата призлар белән бүләкләнде. Үзләренең яшь төркемнәрендәге җиңүчеләр һәм призерлар медаль, диплом һәм кыйммәтле бүләкләр белән билгеләп үтелде.

news_right_1
news_right_2
news_bot