news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

47 мөслимле эшсез буларак исәптә тора

Эшсезләр армиясендә исәптә торучылар айга 850 сумнан алып, 4900 сумга кадәр пособие ала.

(Мөслим, 22 октябрь, "Татар-информ", "Авыл утлары"). Бүгенге көндә мәшгульлек үзәгендә 47 мөслимле исәптә тора, дип яза җирле басма.

Күбесе – банк системасы хезмәткәрләре, мәгариф өлкәсендә эшләп кыскартуга эләгүчеләр, башка бюджет оешмалары һәм авыл хуҗалыгы тармагы вәкилләре. Араларында бер елдан артык эшсез ятучылар да бар. Эшсезләр армиясендә исәптә торучылар айга 850 сумнан алып, 4900 сумга кадәр пособие ала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100