news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

45нче «Фәйзуллин йөзүләре» Россиядәге бердәнбер туфрак тыюлыгындагы күлдә узды

45нче «Фәйзуллин йөзүләре» Россиядәге бердәнбер туфрак тыюлыгындагы күлдә узды
Гөлүзә Ибраһимова

Бүген Биектау районы Олы Кавал авылында «Фәйзуллин йөзүләре» әдәби-мәдәни спорт бәйрәме булды. Йөзү урыны итеп авыл янындагы Чулпан күле сайланган. Күл «Чулпан» табигать тыюлыгында урнашкан. Бу тыюлык Россиядәге бердәнбер туфрак тыюлыгы булып санала.

Олы Кавал авыл җирлеге башлыгы Фәнил Гыймадиев 2008-2019 елларда табигый тыюлыкта җитәкче булып эшләгән.

«Бу – тулысынча кеше тарафыннан барлыкка китерелгән объект. 1972нче елларда монда «Татлесхоз» дигән оешма килә, җирне тикшерә. Җир таркалган, бик начар хәлдә булган. Алар мондагы туфракны яңартып карарга була. Бу максаттан күлләр ясала, дамбалар төзелә, саклык сызыклары барлыкка килә. Бу Татарстанда гына түгел, ә Россиядә дә бердәнбер туфрак тыюлыгы булып санала. Территориясе – 6052 гектар. 30 ел элек уңыш гектардан 5 центнер булса, бүгенге көндә 20 центнерга җиткән», – дип аңлатты ул.

Бәйрәм Олы Кавал авылы мәдәният йортында язучылар белән очрашудан башланды, соңыннан йөзүчеләр күлне әйләнеп чыкты.

Биектау районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ринат Сабирҗанов олпат язучылар килүне зур бәйрәмгә тиңләвен әйтте. «Без үзебезне әдәбиятлы як дип саныйбыз. Бездән чыккан язучылар белән очрашып торабыз, юбилейларын үткәрәбез. Алар әдәби түгәрәкләр җитәкли, китап чыгарырга булыша. Язучылар, әдипләрдән башка дөньяны күз алдына китереп булмый», - дип сөйләде ул.

Татарстанның Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла «Фәйзуллин йөзүләре»нең милләтне берләштерә торган чара булуын әйтте. «Халык белән очрашу безнең өчен бик зур бәйрәм. Сезнең өчен дә бәйрәм булып истә калсын иде. Бу чара безне - милләтне берләштереп тора. Мин Биектауга еш киләм. Монда әдәби иҗат белән шөгыльләнүчеләр дә бар", - диде ул һәм рәхмәт хатлары тапшырды.

Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллин көннең уңышлы узуына ышануын әйтте.

«Бу якларга аерым килгәнем юк иде, өйрәнеп кенә беләм. Бу - ханнар җире. Бу яклардан татар тарихында эз калдырган кешеләр күп чыккан, мәсәлән, Садри Максудины алыйк. Без тарихка тугры булырга тиеш. Бүген йөзәргә ниятләп торабыз. Бу чара бик кечкенә булып башланган иде, хәзер иҗат кешеләре бу чараны көтеп ала", - диде ул.

"Татмедиа" акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Шамил Садыйков Равил Фәйзуллинны әдәбиятта Гулливер итеп саный.

"Равил абый безнең өчен – тере һәйкәл. Без аны алып йөрибез, кешеләргә күрсәтәбез. Хәзер әдәбиятта лилипутлар чоры, дип саныйм. Бердәнбер Гулливер булып Равил абый йөри. Без дә аңа өскә карап илһамланып йөрибез. 45 ел дәвамында бу йөзүләрне нигә үткәрә икән дип уйладык. Шундый фараз туды: Татарстан язучылары арасында яза белгән һәм яза белмәгән язучылар бар. Равил абый аларны йөзә белгән һәм йөзә белмәгән язучыларга бүлгән. Ул йөзә белгәннәрен генә җыйган", - ди ул.

Шагыйрь Газинур Морат бу чараның тарихы озын булуын искәртте. «Чишмә булып башланган иде. Ул вакытта без дә, Фәйзуллин да яшь идек, әмма без олыгайдык, ә ул яшь калды. Ул әдәбиятта да, тормышта да киң колач белән йөзгән кеше. Бу йөзү брендка әйләнде, рәсми төс ала башлады", - диде ул.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100