news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

456 татар теле укытучысы яңадан әзерлек узарга теләк белдергән

Чаллы һәм Казанда оештырылган курсларда уку вакыты 250 сәгать тәшкил итәчәк.

(Казан, 14 ноябрь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). ТР Мәгарифне үстерү институтына Татарстанның төрле муниципалитетларындагы татар теле укытучыларыннан яңадан әзерлек үтү буенча 456 гариза килгән.

«ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы дәресләре кимүгә бәйле рәвештә проблемалары килеп туган татар теле мөгаллимнәре өчен яңадан әзерлек курслары оештыра», - дип хәбәр итте ТР Мәгарифне үстерү институтының укыту-методик бүлеге башлыгы Гөлнара Гафурова.

Чаллы һәм Казанда оештырылган курсларда уку вакыты 250 сәгать тәшкил итәчәк. Педагоглар теләсә кайсы фәнне (рус теле, тарих, география һ.б.) сайлый ала. Шунысын да искәртик: Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы утырышында чыгыш ясап, бер генә татар теле укытучысы да эштән кыскартылмаячак дип белдергән иде. «Уку чиреге башланды, безнең тарафтан карар кабул ителде – бер генә мөгаллим дә эштән җибәрелмәячәк. Моның өчен һәр мәктәптә юл карталары бар», - диде ул.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100