news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Узган төндә Россиядә Украинаның 452 пилотсыз очкычы юк ителгән

Үткән төндә Россия төбәкләрендә дошманның 452 пилотсыз очкычы бәреп төшерелгән. Бу хакта РФ Саклану министрлыгы хәбәр итә.

«6 июльдә 20.00 сәгатьтән 7 июльдә 8.00 сәгатькә һава һөҗүменнән саклану системасы тарафыннан Белгород, Брянск, Воронеж, Волгоград, Владимир, Калуга, Курск, Липецк, Орел, Ростов, Рязань, Смоленск, Тамбов, Тула өлкәләре, Мәскәү төбәге, Краснодар крае, Кырым Республикасы территориясендә, Азов һәм Кара диңгез акваторияләрендә Украинаның самолет тибындагы 452 пилотсыз очу аппараты юк ителгән», – диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot