Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
45 яшьтән соң һәркем колоноскопия һәм елга бер гастроскопия узарга тиеш – онколог
Белгеч юан эчәклектә һәм ашказанында яман шеш, нигездә, нәселдән килүен әйтте.
(Казан, 9 декабрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). 45 яшьтән соң һәркем колоноскопия һәм елга бер гастроскопия узарга тиеш. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгында узган матбугат конференциясендә Республика клиник онкологик диспансерның эндоскопия бүлеге мөдире, Казан дәүләт медицина академиясенең эндоскопия кафедрасы доценты Алексей Иванов хәбәр итте.
- Гастроскопия – үңәч, ашказаныныж лайлалы тышчаларын махсус эндоскоп ярдәмендә тикшерү. Колоноскопия – юан эчәклекне эчке яктан тикшерүнең эндоскопик ысулы.
Алексей Иванов әйтүенчә, юан эчәклектә яман шеш нәселдән килә. Ашказаны яман шеше белән дә шундый ук хәл.
“Бүген, яман шештән интегүченең туганында авыру килеп чыгу куркынычын ачыклау өчен, зур фәнни-тикшеренү институтларында генетик анализ бирү мөмкинлеге бар. Гомумән, 45 яшьтән соң һәркем үзенә колоноскопия бүләк итәргә һәм елга бер гастроскопия узарга тиеш, хәтта бернинди симптомнар булмаса да”, - диде онколог.
Алексей Иванов диспансеризациядә яшерен канга тизәк анализының әһәмиятен дә билгеләп узды. "Бүген барлык лабораторияләр дә мондый тестлар белән тәэмин ителгән дияргә була. Моңа онкологларның чаң сугуы нәтиҗәсендә ирешелде. Бу тестлар - ашкайнату-эчәклек трактында яман шешне башлангыч стадиядә ачыкларга мөмкинлек бирүче бердәнбер алым", - диде онколог.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз