news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

430нчы полк хәрбиләренә «Татарстан алдындагы казанышлар өчен» орден медале тапшырылды

Хәзерге вакытта махсус операция зонасында Ватанны саклаучы Татарстан хәрбиләренә «ТР алдындагы казанышлар өчен» орден медале тапшырылды. ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Telegram-каналында шул хакта хәбәр итте.

«Алгы сызыктагы 430нчы полк хәрбиләрен күрсәткән кыюлык һәм батырлыклары өчен «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» орден медале белән бүләкләделәр», - диелә хәбәрдә.

Рөстәм Миңнеханов хәрбиләргә рәхмәт әйтте һәм республикада яшәүчеләрнең алар белән горурлануын искәртте.

«Егетләребез белән горурланабыз! Күпме генә рәхмәт сүзләре әйтсәк тә, алар һәрвакыт аз булачак», – диде Рәис.

Украинада махсус хәрби операция РФ Президенты Владимир Путин карары белән 2022 елның 24 февраленнән бирле үткәрелә. РФ Хөкүмәтендә күп тапкырлар белдерүләренчә, махсус операция тиешле максатларга (шул исәптән Россиянең иминлеген тәэмин итә торган шартлар тудыру) ирешкәнче дәвам итәчәк.

  • Россия Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны аша күбрәк белергә мөмкин.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100