news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

42 яшьлек хатын-кыз улын үтерүдә гаепләнә

Шуның буенча җинаять эше кузгатылган

 (Казан, 27 август, “Татар-информ”). 42 яшьлек әлмәтлегә карата Җинаятьләр Кодексының “Үтерү” маддәсе буенча җинаять эше кузгатылды. Ул үз улын үтерүдә гаепләнә.

Полиция хезмәткәрләре ачыклаганча, кичә кичке 6 лар тирәсендә ана белән ул арасында бәхәс чыга. Нәтиҗәдә, әнисе элек хөкем ителгән, хәзер беркайда да эшләмәүче улын буып үтерә. Хәзерге вакытта тикшерү бара, дип хәбәр итә “Әлмәт таңнары” басмасы.

news_right_1
news_right_2
news_bot