news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«41нең арбалы хатыннары» һәйкәле Салават Юлаев премиясенә лаек булды

«41нең арбалы хатыннары» һәйкәле авторлары – Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институтының сынлы сәнгать факультеты профессорлары Владимир Лобанов һәм Рөстәм Хәсәнов, Башкортстанның атказанган рәссамы Фирдант Нуриәхмәтов, Уфа сәнгать көллиятенең сынлы сәнгать бүлеге укытучысы Илгиз Фәйзуллин – Башкортстан Республикасының Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе лауреатлары булды. Тиешле указны Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров имзалады. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Һәйкәл Башкортстанның Стәрлебаш авылында урнашкан һәм сугыш елларында җирле татар хатын-кызларының батырлыгына багышланган. Скульптурада алты хатын-кыз һәм бала сурәтләнгән. Алар сугыш вакытында, вакытлыча урнаштыру лагереннан ирләрен коткару өчен, азык-төлек төялгән арбаны Раевка станциясенә кадәр җәяүләп тартып барган.

Монументны урнаштыру өчен акчаны җирле халык җыйды. Идеягә нигез итеп язучы Зәки Зәйнуллин әсәрендә сурәтләгән вакыйгалар алынды.

Премияне тантаналы рәвештә тапшыру Башкортстан Республикасы көне уңаеннан оештырылган бәйрәм чаралары кысаларында узачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot