news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«413» («Зур Эго») скульптура объекты Кремль яр буенда җәй буе торачак

«413» («Зур Эго») скульптура объекты Кремль яр буенда җәй буе торачак
Фото: © «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова

Кремль яр буенда танылган рәссам һәм эшмәкәр Василий Клюкинның «413» («Зур Эго») скульптура объекты кимендә җәй буе торачак.

«Скульптура җылы сезон азагына кадәр тәгаен биредә торачак, алга таба да йә монда торуын дәвам итәчәк, йә икенчегә алыштырырбыз»,- диде «Татар-информ» хәбәрчесенә скульптор әлеге объектның башка үлчәмдә эшләнгән төп нөсхәсен ТР Сынлы сәнгать музеена бүләк итү тантанасында.

«Бу скульптураның биредә булуы мине бик сөендерә – бу буендагы урыны да искиткеч. Аны Германиядән кайтарып бирегә урнаштыру бик мәшәкатьле булды, әмма моңа бер үкенү дә юк», - диде рәссам журналистларга.

Василий Клюкин мәдәният министры Ирада Әюповага объектны урнаштыру эшен башкарып чыгуда теләктәшлек күрсәтүе өчен рәхмәт әйтте. Сүз уңаеннан Камал театрының яңа бинасының тышкы күренешенә һәм бигрәк тә эчке бизәлешенә соклануын белдерде.

Мәдәният министры Ирада Әюпова үз чыгышында сынлы сәнгать, театр үсеше концепциясенең үзгәрүе турында әйтте. «Сәнгать ренессанс кичерә, үз-үзеңне күрсәтә белүгә дә запрос бар. Бу сәнгать әсәре шуны гәүдәләндерә. Безнең шәһәрдә академик сәнгать чикләрен узып киткән объектлар күп түгел», диде ул.

«Миңа бу скульптураның авторы булу бик ошый. Биредә Пи билгесе (π) – чиксезлек. Аның эчендә чиксезлек шифрланган, ул үз эченә бөтен мәгълүматны сыйдыра алган. Биредә ул билге үзе күренмәсә дә, мин аны шул рәвешле тасвирладым», – дип аңлатты Василий Клюкин.

«413» («Зур Эго») скульптурасының кечерәк үлчәмдә ясалган икенче бер төп нөсхәсе ТР Сынлы сәнгать музеена тапшырылды. Аны музей директоры Розалина Нургалиева кабул итеп алды.

  • «413» – Василий Клюкинның Австрия, Испания һәм Германия күргәзмәләрендә катнашкан урам сыны.
  • «HTTP 413 хатасы сорау объектының күләме сервер чикләүләреннән артып китүен аңлата. Әмма бу хата түгел, бары тик барьер гына, чөнки чынлыкта бернинди чикләүләр юк», дип язылган объектның нигезенә куелган аңлатмада.
  • Арт-объектның биеклеге 4,5 метр һәм диаметры 413 см. Ул латуньнан эшләнгән, рәссам аны 2019-2020 елларда ясаган.
news_right_1
news_right_2
news_bot