Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
400дән артык татарстанлы кискен эчәк инфекциясе йоктырган
Татарстанда шулай ук бөер синдромлы тычкан бизгәге йоктыруның 29 очрагы теркәлгән
(Казан, 17 ноябрь, «Татар-информ»). 10-16 ноябрьдә Татарстанда кискен эчәк инфекциясе йоктыруның 447 очрагы теркәлгән. Узган атна белән чагыштрганда, авыручылар буенча күрсәткечләр тотрыклы, дип хәбәр итә Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә күзәтчелек буенча хезмәтнең ТР буенча идарәсе.
Шулай ук бер атнада республикада бөер синдромлы тычкан бизгәге йоктыруның 29 очрагы теркәлгән. Аерым алганда, Чаллыда - 11 очрак, Түбән Камада – 6, Казан, Буа, Азнакай һәм Лениногорскида – 2 шәр очрак, Алабуга, Балык Бистәсе, Әлки һәм Яшел Үзән районнарында – 1әр очрак.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз