news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

40 яшьтән узган хезмәткәрләргә диспансеризация узу өчен бер ял көне бирәчәкләр

Федерация Советы диспансеризация узу өчен 40 яшьтән өлкәнрәк хезмәткәрләрнең эштән бер көн азат ителү хокукын күздә тоткан законны хуплады.

40 яшьтән узган хезмәткәрләргә диспансеризация узу өчен бер ял көне бирәчәкләр

(Казан, 24 июль, «Татар-информ»). Федерация Советы диспансеризация узу өчен 40 яшьтән өлкәнрәк хезмәткәрләрнең эштән бер көн азат ителү хокукын күздә тоткан законны хуплады. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Үзгәрешләр РФ Хезмәт кодексының 185.1 маддәсенә кертелә.

Закон елга бер тапкыр диспансеризация узу өчен эш урынын һәм хезмәт хакын саклап, 40 яшьтән өлкәнрәк гражданнарны бер көн эштән азат итүне күздә тота.

Яңа нормалар диспансерлаштыруның үтемлелеген арттырачак, эшләүче халыкның сәламәтлеген саклауны, актив хезмәт тормышының дәвамлылыгын арттыруны, вакытлыча эшкә яраксызлык чорларын кыскартуны һәм тормыш сыйфатын күтәрүне тәэмин итәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot