news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

40 яшьтән өлкәнрәк россиялеләр һәр елны диспансеризация үтә ала

18 яшьтән 39 яшькә кадәр россиялеләр өч елга бер тапкыр тикшеренү үтәчәк.

(Казан, 7 май, "Татар-миинформ"). Диспансеризация һәм профилактик медицина тикшерүе үткәрүнең яңартылган тәртибе кичә, 6 майда, үз көченә керде. Боерык РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан расланган. Бу хакта "Российская газета" хәбәр итә.

Яңа кагыйдәләр нигезендә 40 яшьтән өлкәнрәк кешеләр ел саен диспансеризация уза алачаклар. Моннан тыш, аларга онкология авыруларын иртә стадиядә ачыклау максаты белән скрининглар үткәрәчәкләр.

18 яшьтән 39 яшькә кадәр россиялеләр өчен массакүләм тикшерү үткәрүнең элеккегечә дәвам итүе — өч елга бер тапкыр саклана. Процедура түләүсез һәм ирекле булып калачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot