news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

40 яшьтән өлкәнрәк кешеләрнең өстәмә ял көне барлыкка киләчәк

Закон 11 августтан үз көченә керә.

(Казан, 6 август, «Татар-информ»). Россиядә 40 яшьтән өлкәнрәк һәм эшләүче кешеләргә диспансеризация узу өчен түләнә торган өстәмә ял көне биреләчәк. Шул хактагы закон 11 августтан үз көченә керәчәк. Бу турыда «Известия» газетасы яза.

Өстәмә ял көненнән (уртача хезмәт хакы саклана) елына бер тапкыр файдаланырга мөмкин. Гражданин тикшеренү узгач эш бирүчегә медицина оешмасыннан диспансеризация үтүне раслый торган белешмә алып килергә тиеш.

«40 яшьтән өлкәнрәк хезмәткәрләргә диспансеризация узу өчен ял көне бирү турындагы законны Россия Президенты Владимир Путин 31 июльдә имзалаган», - дип хәбәр итә басма.

news_right_1
news_right_2
news_bot