news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

40 яшьтән өлкәнрәк кешеләр өчен диспансеризация ел саен булачак

Дмитрий Медведев сүзләренчә, эш бирүче аның өчен түләүле көн бирергә тиеш булачак.

(Казан, 17 апрель, “Татар-информ”). Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев ике ел дәвамында бөтен Россия диспансеризация үткәрүне йөкләргә ниятли. Ул 40 яшьтән өлкәнрәк кешеләр өчен ел саен булачак. Бу хакта “Интерфакс” хәбәр итә.

Дәүләт Думасында 2018 елгы хөкүмәт отчеты белән чыгыш ясаганда Медведев узган ел диспансерлаштыруны 22 млн тирәсе кеше узуын әйткән. Ә 2019 ел ахырына аларның саны 60 миллионнан артып китәргә тиеш.

"Дәүләт гарантиясе кысаларында быелдан башлап без диспансерлаштыру программасын киңәйтәбез. Аны 40 яшьтән өлкәнрәк кешеләр өчен ел саен ясыйбыз. Онкология авыруларын ачыклау өчен скринингның яңа программаларын кертәбез. Якын арада мин ике ел дәвамында бөтен Россиядә диспансеризация үткәрү турында йөкләмә бирәчәкмен", - диде Хөкүмәт башлыгы.

Медведев сүзләренә караганда, кешеләр "поликлиникалар арасында йөгереп йөрмәсен өчен, табиблар күзәтүен бер медицина оешмасында узу мөмкинлеген булдырырга кирәк".

"Әгәр авыру ачыкланса - киңәшләр алу һәм дәвалауны дәвам итү карала. Һәм болар барысы да эш бирүчеләр бирергә тиешле ирекле түләүле көндә башкарыла", - дип белдерде Премьер-министр.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100