news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

40 яшьтән өлкәнрәк хезмәткәрләргә диспансеризация үтү өчен ял көн биреләчәк

Яңа нормалар диспансерлаштыруның үтемлелеген арттырачак, эшләүче халыкның сәламәтлеген саклауны, актив хезмәт тормышының дәвамлылыгын арттыруны, вакытлыча эшкә яраксызлык чорларын кыскартуны һәм тормыш сыйфатын күтәрүне тәэмин итәчәк.

(Казан, 31 июль, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин диспансеризация узу өчен 40 яшьтән өлкәнрәк хезмәткәрләрнең бер көн эштән азат ителү хокукын күздә тоткан федераль законга кул куйды. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Тиешле документ хокукый мәгълүмат рәсми интернет-порталында урнаштырылган. Үзгәрешләр РФ Хезмәт кодексының 185.1 маддәсенә кертелә.

Документта хезмәткәрнең, әгәр коллектив килешүдә яки локаль норматив актта каралса, медицина оешмасы белешмәсе белән диспансерлаштыру өчен эштән азат ителүне расларга тиешлеге билгеләнә.

Яңа нормалар диспансерлаштыруның үтемлелеген арттырачак, эшләүче халыкның сәламәтлеген саклауны, актив хезмәт тормышының дәвамлылыгын арттыруны, вакытлыча эшкә яраксызлык чорларын кыскартуны һәм тормыш сыйфатын күтәрүне тәэмин итәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100