news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

4 октябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Р.Миңнеханов “Газпром” башлыгы белән очрашты, Татарстан Дәүләт архивы 100 еллык юбилеена әзерләнә, иртәгә алдынгы укытучы һәм укучылар бүләкләнәчәк.

Рөстәм Миңнеханов Татарстан өчен газ-мотор ягулыгы базары үсеше әһәмиятле булуын әйтте/ Татарстан Президенты сүзләренчә, республикада машина йөртүчеләрне газ ягулыгын куллануга күчерү өчен төрле кызыксындыру чаралары күрелә.



Татарстан Дәүләт архивы 100 еллык юбилеен 21 ноябрьдә билгеләп үтәчәк/ Чара Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Федераль архив агентлыгы җитәкчесе Андрей Артизов катнашында узачак.



Рөстәм Миңнеханов Укытучылар көнендә иң яхшы мөгаллимнәрне һәм укучыларны бүләкләячәк/ Укытучылар, мәктәп директорлары һәм олимпиада җиңүчеләре белән очрашу Министрлар Кабинетында һәм С.Сәйдәшев исемендәге концерт залында узачак.



Татарстан Дәүләт архивы шәҗәрә төзү үзәге оештырырга ниятли/ Шәҗәрә төзү эшләренә - расланган фактларга һәм архив документларына нигезләнеп эшләүче тикшеренүчеләр җәлеп ителәчәк.
  

Түбән Кама театры “Әлдермештән Әлмәндәр” спектаклен куя/ Әлмәндәр ролендә - театрның сәнгать җитәкчесе Рөстәм Галиев.



Кариев театрының яңа сезонын артистлар һәм "Калеб" яшьләре ачты/ Кариев театры яңа сезонын "Куян Эдвардның гаҗәеп сәяхәте" спектакле белән башлады.



Казанның “Динамо-ГАП” клубы туплы хоккейда Россия чемпионы булды/ Соңгы тур матчы Мәскәү өлкәсендә “Динамо-Электросталь” җирле клубына каршы уздырылды.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100