news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

4 октябрьдә Корбан гаете була, бәйрәм намазы 7 сәгать 20 минутка билгеләнгән

Әгәр кем дә кемнең төп ихтыяҗларыннан тыш 15 мең сум акчасы бар икән, шулар өчен корбан чалу мәҗбүри санала

 (Казан, 25 сентябрь, “Татар-информ”). Бүген ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең күчмә пленум утырышы мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә Лаеш мөхтәсибәтендә уздырылды. Утырышта мөфти урынбасарлары, Казыйлар шурасы, Аксакаллар шурасы, Голәмәләр шурасы вәкилләре һәм республиканың барлык имам-мөхтәсибләре катнашты, дип хәбәр итәләр республика мөфтиятеннән.

Утырышта сүз, нигездә, Корбан гаете хакында барды. Шулай ук нәзарәт бүлекләре эшчәнлегенә кагылышлы чыгышлар ясалды.

Әлеге чарада Корбан бәйрәме белән бәйле мәгълүматны Голәмәләр шурасы җитәкчесе Габдулла хәзрәт Әдһәмов җиткерде. Иң башта ул кыскача шура эшчәнлегенә тукталып: “Быел Голәмәләр шурасы зур бер проектны тормышка ашыру өстендә эшли. Без имамнар өчен положенияләр әзерлибез, алар төрле мәҗлесләрне, җомгаларны уздыру тәртипләреннән гыйбарәт. Ел ахырына кадәр никах һәм җомга намазын уздыруга бәйлеләрен ачыклап һәм бер тәртипкә салып бетерергә кирәк. Шуңа күрә имамнар үзләренең теләк-фикерләрен, тәкъдимнәрен безгә җиткерсеннәр иде”, - диде.

Габдулла хәзрәт Корбан гаете хакында түбәндәгеләрне белдерде: “Безнең июнь аенда булган утырышта бәйрәм көннәре билгеләнде. Белүебезчә, мөселманнарның дини гамәлләре ай йөреше белән бәйле. Ай туармы, юкмы дип көтеп торган идек. Кичә Ай туды. Бүген - зөлхиҗҗә аеның беренче көне. Шуңа күрә, Корбан бәйрәме 4 октябрьгә туры килә (ай туганнан соң 10 нчы көненә). Корбан нисабына килгәндә, без аны көмеш бәясе белән исәпләдек. Нәтиҗәдә, 15 меңгә тукталдык. Әгәр кем дә кемнең төп ихтыяҗларыннан тыш банктамы, яки башка бер урындамы 15 мең сум акчасы бар икән, шулар өчен корбан чалу вәҗиб, мәҗбүри санала”, - диде ул.

4 октябрьдә кояш 6 сәгать 51 минутта чыга, шуңа бәйле рәвештә, бәйрәм намазы 7 сәгать 20 минутка билгеләнде, диелә әлеге хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100