Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
4 ноябрьдә Казан үзәгендә транспорт хәрәкәте чикләнә
Вакытлы чикләүләр Казан Мәрьям-Ана иконасы Хач йөреше белән бәйле.
(Казан, 6 октябрь, "Татар-информ"). 4 ноябрьдә Казан үзәк урамнарында транспорт хәрәкәте чикләнә. Бу Казан Мәрьям Ана иконасы Хач йөреше белән бәйле. Тиешле карар шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе тарафыннан имзаланган, дип хәбәр итә шәһәр мэриясенең рәсми порталы.
Казандагы чикләүләр 6.00-11.30 сәгатьләрдә Миславский урамында К.Маркстан Зур Кызыл урамга кадәрге өлештә кертелә.
10.30-11.30 сәгатьтә машина хәрәкәте түбәндәге юл өлешләрендә чикләнәчәк:
Кремль урамы (Чернышевский урамыннан Беренче Май мәйданына кадәр);
Профсоюз урамы (Чернышевский урамыннан Ташаяк урамына кадәр);
Меңьеллык мәйданыннан Батурин урамы юнәлешендә машина төшү юлы;
Кремль яр буе (Кремль транспорт дамбасыннан Батурин урамына кадәр);
Батурин урамы (Кремль транспорт дамбасыннан К.Маркс урамына кадәр).
Машина йөртүчеләргә ул көнне әйләнеп узу маршрутларын алдан хәл итеп куярга киңәш ителә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз