news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

4 майның төп вакыйгалары – фото һәм сылтамалар

Туфан Миңнуллинның туган йорты дәүләт музее статусын алачак, үзмәшгульләрне тикшерүгә мораторий кертергә тәкъдим ителәчәк.

4 майның төп вакыйгалары – фото һәм сылтамалар

Туфан Миңнуллинның туган йорты дәүләт музее статусын алачак / Кама Тамагы районының яңа башлыгы Наил Вазыйхов Мәрәтхуҗа авылындагы йортка музей статусын алырга ярдәм итәргә вәгъдә бирде.

Элвин Грей Башкортстанда ачык һавада сигез сәгатьлек тамаша оештырган / «Сүз белән түгел, эш белән сезгә ярдәм итәргә телим», - дип язган Элвин Грей.

Фәрит Мөхәммәтшин: Үзмәшгульләрне тикшерүгә мораторий кертергә тәкъдим итәбез / «Бердәм Россия» партиясе үзмәшгульләр эшен җайга салучы закон нормаларын һәм кагыйдәләрне яңадан карау кирәклеге турында инициатива белән чыга.

Туфан Миңнуллин исемендәге II Бөтенроссия драматурглар семинары июльдә булачак / Биектау районы Кече Битаман авылында драматурглар семинары ике елга бер оештырыла.

Ркаил Зәйдулла Туфан Миңнуллинның 85 еллыгын илкүләм билгеләп үтәргә өндәде / Драматургның тууына 85 ел 2020 елның 25 августында тулачак.

Әстерханда «Татар гаиләсе» бәйгесе җиңүчеләре билгеле / Чараны «Ак калфак» һәм «Дуслык» татар мәдәнияте җәмгыятьләре Әстерхан көрәш һәм билбау көрәше федерациясе белән берлектә оештырды.

Казан марафоны директоры: Биш елда Казан марафонында катнашучылар саны ун тапкыр артты / Вадим Янгиров Татарстан башкаласында халык арасында ярышлар популяр булу сәбәбен аңлатты.

Марат Әхмәтов: Татарстанда сабан культураларының 41 проценты чәчелгән / Министр сүзләренә караганда, һава торышы чәчү өчен уңайлы һәм якын көннәрдә максималь җитештерүчәнлеккә — 120 мең гектарга чыгу планлаштырыла.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100