news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

4 мартта Татарстан Милли музеена керү бушлай булачак

4 мартта ТР Милли музеена һәм аның филиалларына бушлай кереп була. Традиция буенча акция айның һәр беренче сишәмбесендә үткәрелә.

Бу көнне килүчеләрне түләүсез түбәндәге учреждениеләрдә кабул итәчәкләр:

В.И.Ленин музей-йорты (Ульянов-Ленин ур., 58);

Габдулла Тукайның әдәби музее (Г.Тукай ур., 74);

Е.А.Боратынский музее (Горький ур., 25/28);

А.М.Горький һәм Ф.И.Шаляпин музее (Горький ур., 10);

Каюм Насыйри музее (Париж Коммунасы ур., 35);

Муса Җәлилнең музей-фатиры (Горький ур., 17, 28 нче квартал);

Композитор Нәҗип Җиһанов музее (Малая Красная ур., 14);

Л.Н.Толстой музее (Япеев ур., 15);

1941-1945 еллар Бөек Ватан сугышы музей-мемориалы (Кремль, Шейнкман тыкрыгы, 12);

Татар әдәбияты тарихы музее һәм Шәриф Камалның мемориаль фатиры (Островский ур., 15).

Татарстан Республикасы Милли музее (Кремль ур., 2).

Экскурсияләр, мастер-классларны һәм музей программаларын прейскурант буенча түләргә кирәк. Тулырак мәгълүматны +7(843)590-00-50 телефоны буенча алырга мөмкин, дип хәбәр иттеләр республиканың Милли музее матбугат хезмәтендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100