news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

4 мартның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Әнгам Атнабаевның бер пьесасы Камал сәхнәсендә куелырга мөмкин, “Нур” үзәгендә татар теле дәресләре укытыла, В.Шәйхразиев Әстерханга килде.

Әстерханда Татар оешмалары җитәкчеләре Г.Тукай һәм М.Җәлил һәйкәлләренә чәчәкләр салды/ Бүген Татарстан делегациясе вәкилләре Әстерханга килде.

Татарстанда быел алты яңа балалар лагере төзеләчәк/ Шулай ук 14 балалар сәламәтләндерү лагерен капиталь ремонтлау һәм бер объектны төзекләндерү планлаштырыла.

Әнгам Атнабаевның бер пьесасы Камал сәхнәсендә куелырга мөмкин/ “Җитәкчелек белән сөйләшүләр алып барыла инде”, – диде шагыйрьнең улы Азамат Атнабаев.

Санкт-Петербургтагы “Нур” үзәгендә татар теле дәресләре укытыла/ Эшмәкәр Габделбәр Алимов туган телеңдә аңлап һәм аңлаешлы итеп сөйләшә белү – ул һәр кешенең бурычы дип саный.

Татарстанда буран чыгуы көтелә/ Буран вакытында күз күреме 500 метрга кадәр начараерга мөмкин.

Мәскәүдә Фикрәт Табиевның туган көне уңаеннан каберенә чәчәкләр салдылар/ 4 мартта аңа 90 яшь тулыр иде.

Әстерхан өлкәсенең «Татар кызы 2018» исеменә Ләйлә Мусаева лаек булды/ Әстерханда узган “Татар кызы” төбәк финалына сигез кыз узган.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100