news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

4 майда Казаннан Нальчикка беренче туры авиарейс ачыла

4 майда Казаннан Нальчикка беренче туры авиарейс ачыла
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Казан аэропортыннан Кабарда-Балкар Республикасы башкаласы – Нальчик шәһәренә беренче туры авиарейс ачыла. Очышлар 4 майдан башлап шимбә көннәрендә планлаштырыла, дип хәбәр итә аэропортның матбугат хезмәте.

Самолет Казаннан 8.00 сәгатьтә кузгалып китеп, 11.10 сәгатьтә Нальчикта булачак. Нальчиктан исә 12.05 сәгатьтә һавага күтәрелеп, 15.00 сәгатьтә Казан аэропортына төшәчәк.

«Кабарда-Балкар Республикасында вакыт Мәскәү вакыты белән туры килә. Очыш өч сәгать дәвам итәчәк. Расписаниедә үзгәрешләр дә булырга мөмкин», - диелә хәбәрдә.

Пассажирларга йөз кеше сыйдырышлы Sukhoi Superjet лайнерлары хезмәт күрсәтәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot