Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
4 июньнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Камил Сәмигуллин "Мөхәммәдия" мәдрәсәсе бинасы җимереләчәк дигән уйдырманы кире кага, Илдар Матуров "Мөһаҗирләр" романы буенча фильм төшерә.
Камил Сәмигуллин "Мөхәммәдия" мәдрәсәсе бинасы җимереләчәк дигән уйдырманы кире кага / Аллаһы Раббыбыз кушканча, яла ягудан, ялган сүзләрдән сак булыгыз, дип өнди мөфти хәзрәт.
Siemens КНИТУ-КАИ базасында яңа лаборатория ачты / Яңа мәйданчыкта цифрлы проектлаштыру өлкәсендәге программалар тормышка ашырылачак.
Канадада татар гаиләләре хоккей ярышы уздырган / Күчмә "Кардәшлек" кубогы иң кечкенә уенчыларга эләккән.
Укучылар җәйге каникулда нинди татар китаплары укырга тиеш - "Мәгариф" журналы / Мәктәп программасыннан тыш, татар баласы укырга тиешле 100 китап исемлеге.
Декабристлар урамында куелачак яңа стеланың авторы билгеле / Студентлар хезмәт отряды оешуга 55 ел тулу уңаеннан, әлеге хәрәкәтне чагылдырган иң яхшы стела ясауга бәйге игълан ителгән иде.
Монреаль татарлары интернациональ ифтар уздырган / Ифтар кичәсенә ураза тотучы татарлар Дорвал Төрек мәчетенә җыелган.
Петербургта талантлы татарлар күп, алар моннан китми, ди Татарстанның даими вәкиле / Безнең һәрбер өлкәдә күренекле татарларыбыз бар, ди Р.Вәлиуллин.
Илдар Матуров, Тәбрис Яруллин белән бергәләп, «Мөһаҗирләр» романы буенча фильм төшерә / Фильм төшерү өчен Бөтендөнья татар яшьләре форумына Татарстан Мәдәният министрлыгы 2 миллион сум субсидия биргән.
Татарстан Мөфтие бүген игътикaфка керәчәк / Рамазанның соңгы ун көнен Татарстан мөфтие “Тынычлык” мәчетендә дога кылып, өстәмә намазлар башкарып, Коръән укып уздырачак.
Театрлар Сабан туе Әтнәдә булачак / Унберенче тапкыр оештырылган бәйрәмдә Татарстанның 11 дәүләт театрыннан артистлар һәм хезмәткәрләр катнашыр дип көтелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз