news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

4 июньдә Татарстан Милли музеена керү бушлай булачак

4 июньдә Татарстан Милли музеена керү бушлай булачак
Фото: © «Татар-информ»

Казанлылар һәм шәһәр кунаклары 4 июньдә ТР Милли музеена бушлай керә алачак. Хәзер учреждениедә «Тере традиция» күргәзмәсе эшли, анда Әфганстанда җимерелгән Зәңгәр мәчет плитәсен күрергә мөмкин. Моннан тыш, XI-XIII гасырларга караган туз грамоталары коллекциясе белән «Сезнең хат алынды» экспозициясе һәм башкалар тәкъдим ителә.

Бу көнне ТР Милли музее филиалларына, шул исәптән Габдулла Тукай әдәби музеена, Муса Җәлил музей-фатирына, 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы музей-мемориалына, Татар әдәбияты тарихы музее һәм Шәриф Камал мемориаль фатирына да керү ирекле булачак. Учреждениеләрнең тулы исемлеге һәм эш графигы сылтама буенча китерелә.

Музейның матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, экскурсияләр, мастер-класслар, музей программалары прейскурант буенча түләнә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100