news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

4 гыйнварның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Игенчеләр сарае каршында лотереяга бозау уйнатылачак, татар артистлары кышкы паркта концерт куя, иртәгә Казанда Мубай җырлый.

Илгиз Шәйхразиев, Гөлназ Батталова һәм башкалар кышкы паркта концерт куя/ Концерт Аксенов паркында була һәм 16.00 сәгатьтә башлана.

Иртәгә игенчеләр сарае каршындагы мәйданда лотереяга бозау уйнатылачак/ Бәйрәм чарасы 11 сәгатьтә башлана.

«Туым жондозы» керәшен җырларын яшь башкаручылар фестивале быел Филармония залында үтә/ Фестиваль 13 гыйнварда булачак. Башлана – 16.00 сәгатьтә. 

Рөстәм Миңнеханов Байлар Сабасындагы яңа ел яр буе фотолары белән уртаклашкты/ Яр буйлары “Татарстан парклары һәм скверлары” программасы кысаларында төзекләндерелгән.

Иртәгә Казанда Мубай җырлый/ Мубай, яки Илдар Мөбәрәкшин бик сирәк чыгыш ясаучы музыкант, татар альтернатив музыкасын сөюче яшьләр аны үзләренеке дип саный.

Казан җирле хакимият эшен югары бәяләүче топ шәһәрләр исемлегенә кергән/ “Россия шәһәрләрендә тормыш сыйфаты” проекты кысаларында тикшеренүне Россия Хөкүмәте карамагындагы Финанс университеты уздырган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100