news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

4 гыйнварда Татарстанда буран чыгачак, юлларда күз күреме 500 метрга кадәр кимиячәк

4 гыйнварда Татарстанда буран чыгачак, юлларда күз күреме 500 метрга кадәр кимиячәк
Фото: «Татар-информ», Михаил Захаров

Татарстан Гидрометеорология үзәге 4 гыйнварда республика территориясендә һәм Казанда һава шартларының сизелерлек начараюы турында кисәтү таратты. Синоптиклар кар, шул исәптән җепшек кар явуын фаразлый. Буран чыгачак, юлларда күз күреме 500 метрга кадәр кимиячәк.

Көньяктан исүче җил һава торышын тагын да катлауландырачак. Республика территориясенең күпчелек өлешендә җилнең тизлеге секундына 15-20 метр тәшкил итәчәк, ә аерым районнарда секундына 23 метрга кадәр җитәчәк.

Моннан тыш, кайбер районнарда бозлавык барлыкка килергә мөмкин. Юлларда кар көртләре фаразлана.

news_right_1
news_right_2
news_bot