news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

4 февральнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Казанда Аяз Гыйләҗевкә багышланган кичә узачак, Төркиядә Садри Максудиның хезмәте басыла, синоптиклар бозлы яңгыр һәм буран турында кисәтә.

Казанда Аяз Гыйләҗевкә багышланган кичә узачак/ Хәтер кичәсендә республиканың театр вәкилләре, язучылар һәм әдипнең гаиләсе катнашачак. 

Төркиядә Садри Максудиның хезмәте басыла/ “Миллият тойгысының социологик нигезләре” әсәренең кабаттан басылуы зур вакыйга дип бәяләләнә.

Татарстан синоптиклары бозлы яңгыр, буран һәм көчле җил турында кисәтә/ Юлларда кар көртләре һәм бозлавык булачак.

Тольятти гүзәлләре “Татар кызы-2018” титулы өчен көрәшәчәк/ Конкурста катнашу өчен Тольяттида яшәгән 14-18 яшьтәге кызлар чакырыла.

2018 елдан Татарстанда ындыр табакларын капиталь ремонтлау программасы башлана/ Республика программасы кысаларында, 373 миллион сумга 130лап ындыр табагын ремонтлау планлаштырыла.

Ипотека ставкалары 8,5% ка кимергә мөмкин/ Белгечләр 2018 елда ипотека ставкаларының кимүен һәм базарда беренчел торакка ихтыяҗ артуын көтә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100