news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

4 декабрьдән Казан белән Абу-Дабины яңа рейслар тоташтыра

4 декабрьдән Казаннан Берләшкән Гарәп Әмирлекләре башкаласына яңа рейслар ачыла. Маршрутта Airbus A320 самолетлары хезмәт күрсәтәчәк.

Даими очышларны Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең Etihad Airways илкүләм компаниясе башкарачак.

Татарстан башкаласыннан самолетлар атнага 3 тапкыр: сишәмбе, пәнҗешәмбе һәм якшәмбе көннәрендә очачак. Очыш 4 сәгать 25 минут дәвам итә, дип хәбәр итә Казан аэропорты матбугат хезмәте.

news_right_1
news_right_2
news_bot