news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

4 декабрь вакыйгаларда һәм шәхесләрдә

Бүгеннән бөтен дөнья балалары Кыш бабайга хат яза башлый. Россиядә Информатика көне, ә татар дөньясы шагыйрь Сибгат Хәкимне искә ала.

(Казан, 4 декабрь, “Татар-информ”). 4 декабрьдә нинди истәлекле вакыйгалар булган һәм бу көнне нинди шәхесләр туган. “Татар-информ”нан күзәтү.

Күренекле вакыйгалар

Татар дөньясында:

1887 елның 4(16) декабрендә Казан император университетында юридик факультетның 1 курс студенты Володя Ульянов катнашында студентлар җыелышы булган. Бу вакыйгадан калган истәлекләрдә В. Ульянов иң дәртле чыгыш ясаучы буларак язылган. 

Җыелышны оештыручылар 1884 елгы университет уставын гамәлдән чыгаруны, студентларның иҗтимагый оешмаларын рөхсәт итүне һәм куылган студентларны кире кайтаруны таләп итә. Бәхәс университетның актлар залында 4 сәгать бара. Ректор студентларның таләпләрен кабул итүдән баш тарта. Моңа каршы 99 студент үз теләге белән университетны ташлый. 

Россиядә:

1948 елның 4 декабре Россия информатикасының туган көне. Бу бәйрәм рәсми рәвештә теркәлмәсә дә, информатикага катнашы булганнар үз һөнәри бәйрәмен шушы көнне билгеләп үтә.

“Информатика” терминын кулланышка беренче тапкыр алман Карл Штейнбух 1957 елда керткән. 

4 декабрь көнне якынлашып килүче Яңа ел бәйрәменә багышланган чараларның берсе - Кыш бабайдан бүләк сорап хат язу көне билгеләп үтелә. Нәкъ менә 4 декабрь көнне төрле илләрдә почтамтлар Кыш бабайга хат тапшыру өчен махсус учреждениеләр ача, кызыктыргыч тәкъдимнәр ясый башлый.

Туган көннәр:

Вәлиулла Гайназар улы Мортазин – Сәйяр труппасы артисты, режиссеры, башкорт театрына нигез салучы, РСФСР халык артисты.

Ул хәзерге Оренбург өлкәсенең Октябрь районы Имангол авылында 1885 елда дөньяга килә. Сәхнәдә беренче адымнарын Оренбург И.Кудашев-Ашказарский, Н.Гайнуллин, Ә.Кулалаев, Н.Хәйретдинов белән бергә ясый. Соңыннан Габдулла Кариев белән берлектә, беренче профессиональ татар труппасы «Сәйяр»ны төзи һәм, 1915 елда «Ширкәт»не төзелгәнче, анда актер, режиссер сыйфатында хезмәт итә.

Артист Фердинанд (“Мәкер һәм мәхәббәт”), Фәхретдин (“Мосыйбәте Фәхретдин”), Сөләйман (“Яшә, Зөбәйдә, яшим мин!”) кебек күтәренке рух, романтик пафос, патетика таләп иткән рольләрдә уңыш казана.

Режиссер буларак та Вәлиулла Мортазин куяр өчен күбрәк “Әлмансур” (Г.Гейне), “Хөкемдә хаталык” (А.Деннери), “Карагол” (Д.Юлтый), “Башкорт туе” (М.Буранголов) кебек югары стильдәге әсәрләр сайлый. Шәехзадә Бабичның "Газазил" поэмасын сәхнәләштерә.

1926 елда Төхфәт Ченәкәй белән берлектә татар театрының тарихына багышланган китап чыгаралар.

Вәлиулла Мортазин-Иманский – шәхес культы корбаны.

Татарстанның халык шагыйре, публицист, җәмәгать эшлеклесе Сибгат Хәким (Сибгат Таҗи улы Хәкимов) 1911 елның 4 декабрендә Россиянең элекке Казан губернасы Царевококшай өязе (хәзерге Әтнә районы) Күлле Киме авылында колхозчы гаиләсендә дөньяга килә.

1941 елның июнендә армиягә чакырылып, 1945 елның маена кадәр хезмәт итә. Армиядән кайткач, 1945–1950 елларда С.Хәким «Совет әдәбияты» журналы редакциясендә әдәби хезмәткәр һәм бүлек мөдире булып эшли.

С.Хәким – халык иҗаты, халык җырлары һәм Г.Тукай поэзиясе традицияләре җирлегендә яза башлаган шагыйрьләрнең берсе. Сугышка кадәр лирик шигырьләре тупланган «Беренче җырлар» исемле китабы (1938) һәм шигъри остазы Г.Тукайга багышланган «Пар ат» (1939), «Шагыйрьнең бала чагы» (1940) исемле поэмалары басылып чыга.

Сугыш темасы аның бөтен иҗаты буенча кызыл җеп булып сузыла. «Курск дугасы» (1948), «Дала җыры» (1948), «Бакчачылар» (1952), «Дуга» (1968), «Күги» (1983) кебек поэмаларында шагыйрь сугыш кырындагы күренешләрне бөтен куркыныч дәһшәтендә җанландырып күрсәтеп, халык батырлыгы, милләт язмышы турындагы уйланулары, фәлсәфи фикерләре белән үреп бара. Туган җир темасы шагыйрьнең лирик шигырьләрендә, җырларында һәм «Үрләр аша» (1969), «Дәверләр капкасы» (1974) кебек поэмаларында калку чагылыш таба.

Шагыйрь – дистәләгән җырлар авторы. «Юксыну» (Ш.Мәҗитов музыкасы), «Фазыл чишмәсе», «Таң атканда» (халык көйләре), «Күңелем Ленин белән сөйләшә» (Х.Вәлиуллин музыкасы), «Башка берни дә кирәкми», «Кайда да йөрәктә» (М.Мозаффаров музыкасы), «Өзелгәнсең сиреньнән» (Н.Җиһанов музыкасы), «Бу кырлар, бу үзәннәрдә», «Кем уйлаган» (Җ.Фәйзи музыкасы), «Әй язмыш, язмыш...» (С.Садыйкова музыкасы), «Бер тауда ун чишмә» (Ә.Фәттах музыкасы) кебек җырлар халык арасында зур популярлык казандылар.

1960 елда Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә, ә 1970 елда Ленинга багышланган әсәрләр циклы һәм яңа шигырьләре өчен Россиянең М.Горький исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек була. 1986 елда исә татар әдәбиятын үстерү юлында ирешкән зур казанышлары өчен С.Хәкимгә беренчеләрдән булып «Татарстанның халык шагыйре» дигән шәрәфле исем бирелә.

Ул 1986 елда вафат була, Казанның Яңа бистә зиратында җирләнә.

Фәиз Зөлкәрнәй - татар язучысы, әдәби тәнкыйтьче, СССР Язучылар берлеге әгъзасы.

1951 елның 4 декабрендә Башкортстанның Бакалы районы Сөендек авылында дөньяга килә. 

1979 елда Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлаганнан соң, берникадәр вакыт Татарстан мәдәният министрыгының Фәнни-методик үзәгендә кече фәнни хезмәткәр – социолог, аннары1980–1983 елларда, республика балалар журналы «Ялкын» редакциясендә әдәби хезмәткәр булып эшли.

Фәиз Зөлкәрнәев – 1970 еллар ахырында әдәбиятка килгән яшь тәнкыйтьчеләреннән берсе була. Аның беренче әдәби тәнкыйть әсәре – шагыйрь Равил Фәйзуллинның иҗат портреты – 1977 елда «Идел» альманахында дөнья күрә. Шуннан бирле Фәиз Зөлкәрнәевның яшь һәм урта буын шагыйрьләр иҗаты, хәзерге прозаның торышына багышланган мәкаләләр, эссе һәм рецензияләре республика газета–журналларында даими рәвештә басылып тора. 1984 елда Татарстан китап нәшриятында тәнкыйтьченең «Кешем, асылың кем?» исемле әдәби тәнкыйть мәкаләләре һәм парчалары тупланган җыентыгы чыкты.

1997 елда юл фаҗигасендә һәлак була.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100