news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

4 декабрь төнендә Айның Җиргә якынлашуы көтелә

Ай гадәттәгедән 14 процентка зуррак һәм 30 процентка яктырак булып тоелачак.

(Казан, 2 декабрь, «Татар-информ»). 3 декабрьдән 4 декабрьгә каршы төндә Җир планетасында яшәүчеләр Айның җиргә якынаюын күзәтә ала. Астрономик күренеш тулы Айның җиргә якынаю нәтиҗәсендә барлыкка килә. Бу хакта “РИА Новости” хәбәр итә.

Бу төндә Ай гадәттәгедән 14 процентка зуррак һәм 30 процентка яктырак булып тоелачак.

Бу күренеш кешеләр сәламәтлегенә йогынты ясамаячак, дип ачыклык кертә Мәскәүнең профилактик медицина буенча баш белгече Нана Погосова. Мондый күренеш даими булып тора, дип билгеләп үтте ул.

Иң зур астрономик күренеш 2016 елның 14 ноябрендә булган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100