news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

4 айдан макроикътисади күрсәткечтәге үзгәрешләр, тулаем ТР икътисадында чагылыш табачак

ТР икътисад министры Марат Сафиуллин моңа уңай динамика сакланганда ирешеп була, дип саный

(Казан, 31 май, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова).Кризис шартларында узган 2009 ел Россия, шул исәптән Татарстан өчен катлаулы ел булды. “Фаразлар пессимистик булса да, без аннан зур югалтуларсыз, социаль-икътисади күрсәткечләрне начарайтмый чыга алдык. Кайбер тармакларда, Россия буенча уртача күрсәткечләргә караганда да, яхшырак нәтиҗәләргә ирешелде. Ул, беренче чиратта, торак төзелеше һәм торак-коммуналь хуҗалыкка, дәүләт-һәм муниципаль идарәгә кагыла”, -ди Икътисад министры Марат Сафиуллин. Министр коллегия утырышы алдыннан журналистлар белән әңгәмәдә
Аның белдерүенчә, агымдагы елның беренче квартал нәтиҗәләре республика икътисадының җанлана башлавын раслады. Бу чорда барлык тармаклар диярлек уңай динамика күрсәткән. Беренче кварталда Татарстанда тулай төбәк продукты үсеше 6,5 процент тәшкил иткән (Россия буенча үсеш 5,2 процент). Министр бу уңай тенденциянең дәвам итүен ассызыклады. “Кредиторлык бурычлары җыелу, финанс ресурслары кыйммәт булганга, аларның үтемле булмавы йогынты ясавына карамастан, икътисадта җанлану бара. Шуны күздә тотып, республикада кризиска каршы программаны, алга таба эш юнәлешләрен билгеләү өчен, тикшерергә тиешбез. Икътисади тернәкләнү, үсеш чорында дәүләтнең бу процессларны җайга салуда сәясәте нинди булырга тиеш, шуны билгеләргә тиешбез”, -ди министр.
Тулай төбәк продукты күләме, сәнәгатьтә җитештерү күләме, керем, рентабльлек арта, кредиторлык бурычлары кими барган шартларда үсеш нәтиҗәсе кайда дигән урынлы сорау туа. Марат Сафиуллин аңлатуынча, бүген республика икътисадына алына торган өстәмә акчалар 2009 елда тупланган бурычларны, алынган займнарны каплауга китә. “Әгәр уңай тенденцияләр алга таба дәвам итсә, тагын 4 айдан Татарстанда макроикътисади күрсәткечтәге уңай үзгәрешләр тулаем икътисадта чагылыш табачак. Россия икътисады өчен моңа 6 -8 ай вакыт кирәк”, - ди министр.

news_right_1
news_right_2
news_bot