news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

4 айда Татарстанда торак төзелешенең еллык планы 29 процентка үтәлгән

Татарстанстатның оператив мәгълүматлары буенча 2010 елның 4 аенда 584 мең кв. метр торак файдалануга тапшырылган

(Казан, 3 май, «Татар-информ», Михаил Миронов). 2010 елның 4 аенда Татарстанда торак төзелеше күләме 584 мең кв. метр тәшкил иткән, бу еллык планның 29,2 проценты дигән сүз. Бүген ТР Министрлар Кабинетында узган киңәшмәдә республиканың төзелеш, архитектура һәм торак–коммуналь хуҗалык министры Март Хөснуллин шундый мәгълүмат белдерде.
Дәүләт торак фонды программасы буенча гомуми мәйданы 78,8 мең квадрат метр булган 1022 фатир төзелгән. “Быел Дәүләт торак фонды программасы киеренке. Бу программадан тыш ветераннар өчен тагын 5 мең фатир төзергә кирәк. Фонд төп программага зыян китермичә генә өстәмә программаны гамәлгә куярга тиеш”, – дип ассызыклады Марат Хөснуллин.
2010 елның 4 аенда йортларын файдалануга тапшыру буенча гомуми күләмгә 4 муниципаль берәмлек зур өлеш кертте: Казан (171,7 мең квадрат метр), Чаллы (44,4 мең квадрат метр), Лаеш районы (44,4 мең квадрат метр), Әлмәт районы (33,1 мең квадрат метр).
Марат Хөснуллин 2011 елда файдалануга тапшырылырга тиешле торак йортлар төзелешен башларга кирәклегенә игътибарны юнәлтте. “Бүгенге көндә башланган эшләр төгәлләнеп килә, – дип ассызыклады министр. – Хәзер ветераннарга тиешле торак төзелеше буенча әзерлек эшләрен бетергәч, районнарда 2011 елда башкарасы эшләр калу-калмавын тикшерергә кирәк булачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot