news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

4 ай элек фатир баскан затның эзенә төшкәннәр

Ул элек тә суд каршына баскан булган

 (Казан, 7 октябрь, “Татар-информ”). 30 май көнне фатир хуҗасының ачкычны ишектә онытып калдыруыннан файдаланып, таныш булмаган берәү Казан шәһәрендә яшәүче 57 яшьлек ирнең фатирын баса. Шикләнелүче аннан акча, әйберләр һәм зәркән эшләнмәләрен алып чыгып китә. Килгән зыянның гомуми суммасы якынча 15 мең сумны тәшкил иткән.

4 ай дәвамында җинаятьчеләрне эзләү хезмәткәрләре тарафыннан уздырылган оператив-тикшеренү эшләре барышында шикләнүченең эзенә төшәләр. Бу җинаятьне кылуда, элек тә суд каршына баскан һәм фатир басуларда гаепләнелгән 32 яшьлек Казан кешесе шикләнелә. Моннан тыш, аның РФ ҖКның 158 нче маддәсе (Талау) буенча ачылган җинаять эше буенча шикләнелүче булуы ачыклана. Аңа карата хәзер тагын бер җинаять эше кузгатылган, дип хәбәр итә ТР буенча ЭЭМның матбугат хезмәте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100