news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

4 августның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Татарстанда бүгенгә 900 мең тонна ашлык суктырылган, "Татар-информ" MEDIA BILER FORUMда катнашты, татар яшьләре тарихи урыннарга сәяхәт кыла.

Марат Әхмәтов: Быел язгы сабан культуралары өчен һава шартлары кискен булды/ Татарстанның авыл хуҗалыгы министры республика киңәшмәсендә бөртеклеләрне урып-җыю сыйфатына игътибарны юнәлтте.



Дагыстан Татарстан белән авыл хуҗалыгы, сәнәгать, сәүдә тармакларында хезмәттәшлек итәчәк/ Ширухан Гаджимурадов фикеренчә, ике республика арасындагы багланышларны үстерүгә Казан һәм Махачкала туры авиарейслары ачылу ярдәм итәчәк.



Иннополис 360 миллион сумнан артык салым җыя/ Татарстан Республикасының мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов сүзләренчә, җыелган салымнар шәһәрнең тулы канлы тормышы өчен җитә.



"Татар-информ" MEDIA BILER FORUMда катнашты/ Журналист Рәмис Латыйпов сәлкешләргә интервью жанрының төп кагыйдәләрен сөйләде.


Татар яшьлəре Болгар дəүлəт тарихи-археологик музей тыюлыгына экскурсиягə барды/ Бөтендөнья татар яшьлəре форумы кысаларында делегатлар тарихи урыннарга сəяхəт кыла.

Лубян урман-техника көллиятенә укучылар әңгәмә нигезендә кабул ителә/ Укыту – бушлай, ә яхшы укучы студентлар аена 5000 сум күләмендә Президент стипендиясе ала.



Балалар өчен Россия күләмендәге рәсем конкурсы игълан ителде/ Эшләрне тапшыру 2018 елның 30 сентябренә кадәр дәвам итә, җиңүчеләр октябрьдә билгеләнәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100