news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

4 апрельнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Тукай музеенда төзекләндерү эшләре тәмамланды, тарихчылар мишәрләрне аерып карауга басым ясамаска өнди, татар авылларына багышланган тапшыру булачак.

Габдулла Тукайның әдәби музеенда төзекләндерү эшләре тәмамланды / Яңартылган музей сентябрь аенда эшли башлар дип көтелә.

Төбәк тарихчылары Татарстан Дәүләт архив эшенә тәнкыйть белдерде / Ульяновскидан килгән тарихчы Казандагы архивлардан тиешле ярдәм ала алмавыннан зарланды.

Тел ыгы-зыгысы Тукай премиясе кандидатларын оныттырды - "Ватаным Татарстан" газетасы / Аяз Гыйләҗев, Мөхәммәт Мәһдиев, Туфан Миңнуллин исән булса, бүгенге хәлебезгә нинди бәя бирер иде икән, дип уйлана журналист Гөлинә Гыймадова.

Шагыйрь Рифат Җамал язучы таныклыгы булмаганнарның язучы дип атала алмавын искәртә / Шагыйрь һәм фән докторы Рифат Җамал Татарстан Язучылар берлеген бу өлкәдә тәртип урнаштырырга чакырды.

Мәскәү өлкәсе Сабан туенда балалар көрәше буенча беренче чемпионат булачак / Өлкә татар балалары өчен Сабан туе быел 19 майда узачак, дип планлаштырыла.

Төбәк тарихчылары мишәрләрне аерып карауга басым ясамаска өнди / Себер татарлары да, Әстерхан татарлары, керәшеннәре дә – барысы да үзебезнеке, берсе дә артык түгел, диде Ринат Закиров.

Минзәлә театрының яшь артистлары роль хакына нинди корбаннарга барулары турында сөйләде / “Татар-информ”да театр премиясенең иң дәрәҗәле “Ел вакыйгасы” номинациясендә җиңүгә, театрның Казан гастрольләренә багышланган матбугат чарасы булды.

"Яңа гасыр" каналында татар авылларына багышланган махсус тапшыру булачак / Данил Гыйниятов эшче атамасы “Авылым тарихы” булган тапшыру быел эфирга чыгачак дип белдерде.

Минзәлә театры директоры якут режиссеры чакыруны татар театрындагы торгынлык белән аңлатты / Түбән Кама режиссеры Рөстәм Галиев Минзәлә театрына чит милләт режиссерын чакыруны "Потаповщина" дип атаган иде.

Тарихчылар китап палатасында район газеталары белән танышып булмавын әйтте / “Анда берәүне дә кертмиләр, бу – ябык зона”, – диде тарихчы Фәйзелхак Ислаев.

Рәссам Рифкать Вахитов Казан Кремле янында Олуг Мөхәммәт ханга һәйкәл куярга тәкъдим итте / Автор дәүләт башлыгының атта утырган һәйкәле проектын Татарстан Мәдәният министрлыгына тапшырган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100