news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

4 апрельдә Татарстан башкаласында авыл хуҗалыгы ярминкәләре уза

Бу атна шимбә көнне, 4 апрельдә, Казанда күркәм гадәт буенча авыл хуҗалыгы ярминкәләре үткәрелә. Шәһәр халкы яшелчә, ит ризыкларын, сөт продукциясен, хуҗалык өчен кирәк-яракны ваклап сату бәясенә караганда 15 процентка арзанрак бәягә сатып алачак. Бу хакта шәһәр мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ярминкә мәйданчыкларында Татарстанның муниципаль авыл районнары, шулай ук республиканың агросәнәгать комплексы оешмалары продукциясе тәкъдим ителә. Ярминкәгә килүчеләрнең «Татпотребсоюз» предприятиесе, «Майский» теплица комбинаты, «Ак Барс» холдинг компаниясе, кошчылык фабрикалары һәм башка оешмаларның продукциясен сайлау мөмкинлеге бар.

Авыл хуҗалыгы ярминкәләре иртәнге сәгать 6:00 дан көндезге 13:00 гә кадәр үткәрелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot