Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
4-8 сыйныфлар арасында инглиз теленнән олимпиадада Казан укучылары җиңде
Олимпиадада республиканың 19 районыннан, шулай ук Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләреннән 162 укучы катнашты.
(Казан, 29 гыйнвар, «Татар-информ»). 22-25 гыйнварда Казанда 4-8 сыйныф укучылары арасында инглиз теле буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабы булды. Бу турыда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.
Олимпиада нәтиҗәләре буенча түбәндәге укучылар җиңүче дип табылды:
- Тимур Котляров, Казан шәһәренең М. С. Устинова исемендәге 102 нче гимназиясенең 4 нче сыйныф укучысы;
- Раяна Зәйнетдинова, Казан шәһәренең 181 нче күппрофильле мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучысы;
- Мәликә Шәмсетдинова, КФУның Н. И. Лобачевский исемендәге лицееның 8 нче сыйныф укучысы.
4-8 нче сыйныф укучылары арасында инглиз теле буенча олимпиада 2 турда узды. Беренче турда балалар «Listening», «Reading», «Use of English», «Writing» кебек дүрт конкурс буенча язма формада биремнәр үтәде. Икенче тур телдән уздырылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз