news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

4,2 мең алабугалы "ана капиталы"ннан файдаланган

Һәр дүртенче әни аны нәрсәгә тотасын ачыкламаган

 (Казан, 7 октябрь, “Татар-информ”). Ана капиталы программасы гамәлгә кертелгәннән бирле, аннан Алабугада яшәүче 4,2 мең кеше файдаланган.

Россия пенсия фонды идарәсенең Алабуга районы һәм шәһәре буенча җитәкчесе Елена Глинская сүзләренчә, 3 меңнән артык яшь әни ана капиталы акчасын торак шартларын яхшыртуга сарыф иткән, ә бу – 1,1 миллиард сум дигән сүз. 28 әни бу сумманы балага белем бирүгә тотарга карар кылды.

Асылда, һәр дүртенче алабугалы әни ана капиталы программасы буенча бирелгән ярдәмне нинди максат белән сарыф итәргә икәнен әле ачыкламаган.
Программаның гамәлдәге срогы 2016 нчы ел ахырында тәмамлана, әмма элек хәбәр ителгәнчә, ул озынайтылырга мөмкин, дип белдерә “Алабуга нуры” басмасы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100