news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

3D форматында эшләүче кинотеатрлар Татарстан авылларында да барлыкка киләчәк

Кинопрокатның яңа нокталарын булдыру чыгымнарын Федераль кино фонды түләячәк. Бер кинозалны җиһазлауга субсидия күләме 5 млн сум чамасы тәшкил итәчәк

 (Казан, 1 июль, «Татар-информ», Айсылу Хафизова, Гөлүзә Василова). Россия кинематографиясенә ярдәм итүче Федераль социаль һәм икътисади фонд РФнең 100 меңнән ким булмаган кеше яши торган торак пунктларында кинолар күрсәтү белән шөгыльләнүче оешмалар өчен конкурс нәтиҗәләрен игълан итте.
Программаның төп бурычы торак пунктларда яңа кинозаллар булдыруга ярдәм итүдән гыйбарәт. Бер кинозалга 5 млн сумга кадәр субсидия бүлеп бирелә. Бу акчага цифрлы һәм тавыш җиһазлары, киноэкраннар, 3D өчен система, кәнәфиләр, программа-аппарат чарасы һ.б. сатып алыначак. Бу суммага җиһазларны урнаштыру бәясе дә керә.
ТР мәдәният министрлыгы матбугат секретаре Рузилә Мөхәмәтова белдергәнчә, Татарстан 15 район мәдәният учреждениесенә ярдәм итүне сораган. Нәтиҗәдә, 2016 елда Алексеевск районы, Баулы шәһәре, Кукмара бистәсе һәм Мөслим авылы субсидия алачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot