Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
38 чүпрәлеле җәза үтәтү инспекциясендә исәптә тора
Быелның 7 маенда Җәза үтәтү инспекциясе оешуга 99 ел тулды
(Чүпрәле, 8 май, "Татар-информ", "Туган як"). Быелның 7 маенда Җәза үтәтү инспекциясе оешуга 99 ел тулды. Бүген 38 чүпрәлеле учетта тора, дип яза район газетасы.
Россия Федерациясе законы гуманлаша бара. Хәзер, суд җинаять кылучы кайбер кешеләргә карата, хаталарын танып, төзәлү өчен мөмкинлек бирә. Кылган җинаятьнең җәмгыятькә китерелгән зыяны күләменнән чыгып, шартлы хөкем карары чыгарыла, төзәтү эшләре, мәҗбүри хезмәт билгеләнә, төрмәгә утыртмыйча җәза бирү алымнары кулланыла. Җәза үтәтү филиалы нәкъ менә шундыйларны даими күзәтү астында тоту белән шөгыльләнә.
Агымдагы ел дәвамында 58 кеше исәпкә куелган. Бүген әлеге филиалда 38 кеше учетта тора. Аларның 17- сы – шартлы срок алучы, 5 се – мәҗбүри хезмәт башкаручы. Әлеге филиал полициянең участок хезмәткәрләре белән берлектә “тәрбиядәгеләрнең” яшәү шартларын, хезмәт вазыйфаларын ничек башкаруларын тикшерә. Безгә кайчакта шактый четерекле хәлләрдә калырга туры килсә дә, без үзебезнең тупланган тәҗрибәбез нәтиҗәсендә һәр мәсьәләне уңай хәл итәргә тырышабыз. Әйтергә кирәк, миңа аерым үзгә бер контингент кешеләр белән эшләргә туры килә. Аларның һәрберсенә индивидуаль якын килергә, бер үк вакытта юрист та, психолог та була белергә кирәк. Бүген филиал күзәтүендә мәҗбүри хезмәт һәм төзәтү эшләренә билгеләнгән алты кеше исәптә тора. Алар белән даими очрашып, сөйләшүләр алып барам. Билгеләнгән вакытка филиалга килмәүчеләрне полициянең участок инспекторлары белән өйләренә, хезмәт урыннарына барып эзләп табабыз. Кызганычка каршы, кайберәүләр үзләренең болай да кыл өстендә торган язмышын тагын да катлауландыра. Шартлы хөкемдәге кешенең җәзасы, тиешле таләпләр үтәлмәгәндә, реаль срокка әйләнергә мөмкин. Быелның өч аенда, мәсәлән, шундый ике кешене рәшәткә артына озатырга туры килде. Шулай да без мондыйларны хезмәт белән тәрбияләргә тырышабыз. Мәшгульлек үзәге аша эшкә урнаштыргач, аларның кайберләрен көн дә шалтыратып белешеп тә торам. Филиал контролендә торучыларның җинаять эшенә күз салсаң, аның нигезендә эчкечелек ятуын күрәсең. Эчкечелекнең беркайчан да юньлегә алып бармавы хакында никадәр сөйләнде, язылды икән? Ләкин исерекләрнең барысына да диңгез тубыктан булып кала. Нәтиҗәдә җимерелгән язмышлар, рәшәткә артында үткән гомерләр, таркалган гаиләләр... Шулай да барлык җинаятьләрне дә аларга гына сылтап калдыру да дөрес булмас иде, бармакларыбыз тигез булмаган кебек, арабыздагы кешеләр дә төрле-төрле бит. Әлбәттә, җәмгыятьтә үзләрен тиешле тәртиптә тотмаган өчен кайберләренең төзәтү эшләре төрмә белән алыштырыла. Берничә маддә буенча хөкем ителгән “абзыйларны”, нинди генә эшкә урнаштырсалар да, тиешенчә хезмәт итә алмавы, эчү белән мавыгулары нәтиҗәсендә эшсез кала һәм ахыр чиктә без аңа карата катгый чара күрүне сорап, судка мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр булабыз. Шул ук вакытта шартлы җәзаны вакытыннан элек ябу безнең өчен зур җиңү буларак кабул ителә. Тайгак юлга кереп баручыга ярдәм кулы сузу, аны баткаклыктан тартып алу, исәптә торучыларның кабат җинаять кылуын һәм хокук бозуларын кисәтү, безнең төп бурычыбыз булып тора. Шартлы рәвештә хөкем ителеп, исәпкә куелучыларга билгеле бер бурычлар йөкләнә. Әлеге кешеләргә рөхсәтсез яшәү урыннарыннан читкә китү тыела, алар үзвакытында безгә килеп теркәлү үтәргә тиешләр. Кичке сәгать уннан иртәнге алтыга кадәр мондый затларга өйләреннән чыгып йөрү гомумән рөхсәт ителми. Әлеге таләпләрнең үтәлеше һәрдаим тикшерелеп тора. Мөгаен, иң мөһиме тәртип бозмыйча закон кысаларында, иминлектә, янәшәңдәгеләрнең кадер- хөрмәтен тоеп яшәүдер.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз