Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
37 яшьлек ханым "ялган прокурорга" 100 мең сум тапшыра
Прокуратура хезмәткәре булып таныштырган билгесез зат зур булмаган суммага инвалидлык сертификаты эшләргә вәгъдә иткән.
(Казан, 16 сентябрь, "Татар-информ"). 13 сентябрь полиция хезмәткәрләренә Казанда яшәүче 37 яшьлек ханым мөрәҗәгать иткән. Ул зур суммадагы акчасыннән мәхрүм кала. Бу хакта Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Хатын-кыз сөйләгәнчә, аңа кесә телефонына таныш булмаган кеше шалтыратып, үзен прокуратура хезмәткәре итеп таныштыра һәм зур булмаган суммага инвалидлык сертификатын эшләргә булышам, дип вәгъдә бирә. Ул риза була һәм әңгәмәдәше әйтеп торганда, аның банк картасына 99500 сум акча күчерә. Шуннан соң "ялган прокурор" элемтәгә чыгудан тукаган, ә ул шалтыраткан телефон сүндерелгән.
Хәзерге вакытта җинаятьчене эзлиләр. Билгеләнгәнчә, аның телефон номеры Мәскәүдә теркәлгән.
"Караклык" маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз