news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Төнлә 37 берәмлек махсус техника Казан юлларын эшкәртергә чыккан

Төнлә Казанда юл хезмәтләре шәһәр урамнарын бозлавыкка каршы эшкәрткән. Шәһәр мэриясенең матбугат хезмәте мәгълүматларына караганда, бу эшкә 37 берәмлек махсус техника җәлеп ителгән.

Барлыгы 536 тонна бозлавыкка каршы материал (шуның 96 тоннасы – реагент, 440 тоннасы - ком-тоз катнашмасы) кулланылган.

ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, төнлә температура -7..-9 градуска кадәр төшкән, шул сәбәпле юл предприятиеләре урамнарның торышына даими мониторинг үткәрә башлаган.

Шәһәр халкын һава шартларын исәпкә алырга, рульдә игътибарлы булырга һәм автомобильләрне кышкы сезонга әзерләргә чакыралар.

Элегрәк Казанда кышкы чорда җәяүлеләрнең иминлеген арттыру өчен урамнарга бозлавыкка каршы катнашма салынган 1,6 мең тартма урнаштырылачагы турында хәбәр ителгән иде. Әлеге катнашма тротуарлар, җәяүлеләр зоналары, җәмәгать транспорты тукталышлары, административ һәм социаль объектлар янындагы территорияләр, шулай ук шәһәр парковкаларын эшкәртү өчен кулланылачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot