news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

358 меңнән артык чыгарылыш сыйныф укучысы җәмгыять белеменнән БДИ язачак

Бу сынау быел сайлау буенча имтиханнар арасында иң массалысы булачак.

(Казан, 5 июнь, "Татар-информ"). Бүген, 5 июнь көнне, Россия чыгарылыш сыйныф укучылары җәмгыять белеме буенча Бердәм дәүләт имтиханы язачак. 2017 елда бу сынау сайлау буенча имтиханнар арасында иң массалысы булачак. Рособрнадзор хәбәр иткәнчә, БДИда катнашуга гаризаны 358 мең кеше биргән. Бу быелгы имтиханнарда катнашучыларның яртысыннан артыгы, дип яза Известия.

Имтихан Россиянең барлык төбәкләрендә узачак һәм җирле вакыт буенча 10.00дә башланачак. Сынауларның үткәрелү тәртибенә иҗтимагый күзәтүчеләр һәм Рособрнадзор хезмәткәрләре күз-колак булачак.

Биремнәрне үтәүгә дүрт сәгатьтән артык вакыт бирелә. Шарты "өч"ле алу өчен 42 балл җыярга кирәк.

Җәмгыять белеме буенча БДИ нәтиҗәләре 22 июньнән дә соңга калмыйча билгеле булачак. 

news_right_1
news_right_2
news_bot