Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
350 меңгә якын мөселман Кадер кичәсен Әл-Әкса мәчетендә каршы алган
Хәйрия оешмалары ифтар алдыннан зур табын әзерләгән һәм дистәләгән мең кеше мәчет каршындагы мәйданда бәйрәм сыеннан авыз иткән.
(Казан, 17 июнь, «Татар-информ»). 350 меңгә якын палестиналы мөселманнар Рамазан аеның 27нче төнен - Кадер кичәсен Әл-Әкса мәчетендә каршы алган, дип хәбәр итә Россия Мөфтиләр шурасының матбугат хезмәте.
Бу төндә дин тотучылар Коръәннең соңгы бүлекләрен укыган. Хәйрия оешмалары ифтар алдыннан зур табын әзерләгән һәм дистәләгән мең кеше мәчет каршындагы мәйданда бәйрәм сыеннан авыз иткән, диелгән әлеге хәбәрдә.
Мәчет хезмәткәрләре, шулай ук логистика хезмәте, табиблар һәм волонтерлар тулы әзерлеккә китерелгән. Дистәләгән кешегә үз вакытында медицина ярдәме күрсәтелгән, ә якын-тирәдәге учреждениеләр, дин тотучыларга уңайлы булсын өчен, тәүлек әйләнәсе эшләүгә күчкән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз