news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

35 яшьлек азнакайлыны мошенниклар алдаган

Ул күрсәтелгән банк картасына 5 мең сум акча күчерә.

(Азнакай, 11 февраль, "Ттар-информ", "Маяк"). Узган атнада 35 яшьлек ханым дежур бүлеккә мөрәҗәгать итеп, мошенниклар кармагына эләгүен әйтә, дип яза районның "Маяк" газетасы.

Аңа социаль челтәр аша бер танышы мөрәҗәгать итеп, үзенең финанс кыенлыклар кичерүен әйтә һәм акчалата ярдәм сорый. Дустына ярдәм итү теләге көчлерәк булып чыга, әлбәттә, каза күрүче аны-моны уйлап тормый, күрсәтелгән банк картасына 5 мең сум акча күчерә. Эшнең нәрсәдә икәнен төшенгәндә инде соң була.

news_right_1
news_right_2
news_bot