news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

35 меңгә якын түбәнкамалы Җиңү көнендә бәйрәм чараларында катнашкан

Түбән Камада яшәүче 35 меңгә якын кеше 9 Майда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган бәйрәм чараларында булды. Бу хакта http://nkamsk-rt.ru/ сайтында Фәридә Зарипова яза.

Бу көнне шәһәр халкы өчен бай программа әзерләнгән иде: тантаналы митинг, парад, җирле һәм читтән килгән артистлар катнашында концерт, мастер-класслар. Бәйрәм салют белән тәмамланды.

Парадта 750 дән артык кеше һәм 62 берәмлек техника катнашты.

«Барыгызга да рәхмәт әйтәсем килә, бу көнне без бер зур гаилә идек», — дип ассызыклады Түбән Кама районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Радмир Беляев дүшәмбе планеркасында.

news_right_1
news_right_2
news_bot