news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

342 махсус техника Татарстандагы федераль трассаларны кардан арындыра

Юл өслеген эшкәртү өчен бозлавыкка каршы реагентларның 5,5 проценты сарыф ителгән инде.

(Казан, 4 декабрь, «Татар-информ»). 342 берәмлек махсус техника Татарстан аша үтә торган федераль трассаларны кардан арындыра, дип хәбәр итә «Волго-Вятскуправтодор» оешмасы матбугат хезмәте.

Юлларны кышын карап тоту өчен, 144 мең тонна бозлавыкка каршы материал, шул исәптән 115 мең тонна ком һәм 30 мең тоннага якын тоз әзерләнгән. Юл өслеген эшкәртү өчен бозлавыкка каршы реагентларның 5,5 проценты сарыф ителгән инде.

Подряд оешмалары тарафыннан 23 ком базасы, техника өчен 33 җылы стоянка, машина йөртүчеләр ял итү һәм җылыну өчен 25 бина әзерләнгән.

Моннан тыш, подряд оешмалары бозлавык барлыкка килү ихтималы булган юл участокларында «Тайгак юл» дигән вакытлы билгеләр урнаштырган.

Республика аша үтә торган федераль трассаларда 40 юл метеостанциясе һәм видеоконтроль системасы юллардагы вазгыятьне контрольдә тота.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100