Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
34 яшьлек кукмаралының банк картасы счетыннан акча урлаганнар
Мошенник барлыгы 31 мең сум акчасын үзләштергән.
(Кукмара, 26 май, "Татар-информ", "Хезмәт даны"). Район эчке эшләр бүлегенә 34 яшьлек кукмаралы банк картасы счетыннан акча урлануы турында гариза белән мөрәҗәгать итте, дип яза җирле басма.
Ачыкланганча, Кукмарада яшәүче хатын-кыз ике көн элек урамнарның берсендә банк картасы тапкан. Аны законлы хуҗасына тапшыру өчен социаль челтәрләрнең бер төркемендә картаның "йөз" ягы белән фотосын урнаштырган. Күпмедер вакыттан соң аңа билгесез хатыннан хәбәр килгән. Ул бу картаның туганыныкы икәнен, ә картаның хәзерге вакытта блокировкаланган булуын, блокировканы алдыртыр өчен картаның икенче ягындагы тикшерү коды кирәк булуын язган. Кукмаралы хатын-кыз, алданып, аңа кодны җибәргән. Берничә минуттан соң билгесез зат банк картасыннан акчаларның бер өлешен салдыра. Картаның законлы иясе банк картасын югалтуы хакында белмәгән дә. Тормыш иптәшенең абонент номерына карта счетыннан акчалар алынуы турында смс-хәбәрләр килә башлагач кына белгән. Мошенник барлыгы 31 мең сум акчасын үзләштергән. Полиция хезмәткәрләре тарафыннан шикләнүчене эзләү буенча оператив чаралар үткәрелә.
Исегезгә төшерәбез: банк картасы тапкансыз икән, аның хуҗасына ярдәм итүнең иң яхшы ысулы: картаны берничә кисәккә ертып, төрле чүп савытларына ташлау. Беркайчан да картаның иясен мөстәкыйль рәвештә эзләү һәм кулына тапшыру кирәкми. Банк картасы югалдымы, аннан инде файдаланырга ярамый. Картаның икенче ягында банкның телефон номеры күрсәтелгән. Карта тапкансыз икән, бу хакта әлеге номерга шалтыратып әйтегез.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз